Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Украинага иминлек гарантияләре планын тәкъдим итте


Очрашуда катнашучылар, Берлин, 15 декабрь.
Очрашуда катнашучылар, Берлин, 15 декабрь.

Сөйләшүләр ике көн дәвам итте

Европа илләре лидерлары президент Владимир Зеленский белән сөйләшүләрдән соң, Украинага иминлек гарантияләре планын тәкъдим итте. Документка алты пункт кергән:

  • Украинага даими хәрби ярдәм күрсәтү һәм тыныч вакытта Украина Кораллы көчләренең санын 800 мең кеше итеп калдыру.
  • Кирәк очракта Украина җирлегендә дә эш алып бару мөмкинлеге белән АКШ ярдәмендә "Теләк белдерүчеләр коалициясе" кысаларында Европа илләре җитәкчелегендә күпмилләтле көчләр булдыру.
  • Һөҗүмнәрне алдан кисәтү, тәртип бозуларны теркәү һәм аларга җавап бирү өчен АКШ җитәкчелегендә һәм халыкара вәкилләр катнашлыгында атышны туктатуны контрольдә тоту механизмыy булдыру.
  • Украинаны тергезүгә инвестицияләр, төзекләндерүне финанслау, шулай ук Русия ягыннан сәүдә килешүләре һәм зыянны каплау. Русия активлары Европа берлегендә туңдырылган булып калачак.
  • Украинага һөҗүм ясалганда яки киеренкелек туган очракта хәрби, күзләү, икътисади һәм дипломатик чаралар белән җавап бирү бурычы.
  • Украинаның Европа берлегенә керүен хуплау.


Дүшәмбе көнне Берлинда Украина һәм АКШ вәкилләре арасында сугышны туктату планы турында сөйләшүләрнең икенче көне тәмамланды. Зеленский сүзләренчә, Америка вәкиллеге белән сөйләшүләр нәтиҗәле һәм җентекле булган, ләкин җирләр мәсьәләсе әле хәл ителмәгән.

Sky News үз чыганагына таянып язуынча, АКШ президенты Доналд Трамп сөйләшүләрдән канәгать калган. Басма чыганагы әйтүенчә, кайбер мөһим мәсьәләләрдә килешүгә ирешелгән. The Guardian мәгълүматынча, АКШ вәкиллеге "якынча 90 процент" мәсьәләләр ике тараф арасында килешенде дип белдергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG